Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар өчен грантлар бирүгә гаризалар бирү буенча яңалыклар

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

2019 елның 15 июленнән социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган оешмалар өчен региональ бюджеттан субсидияләр алуга гаризалар кабул итү башланды. Быел бирү шартларында кайбер үзгәрешләр билгеләп үтелде.

Хәзер гаризаны дәүләт хезмәтләре Порталы аша электрон рәвештә бирергә мөмкин: https://uslugi.tatarstan.ru/service/detail/24010.

Шулай ук 2019 елдан заявка биргәндә территориясендә проектны гамәлгә ашыру планлаштырыла торган муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органыннан яисә республика Дәүләт Советыннан ярдәм хаты күрсәтергә кирәк. Моннан тыш, проектны финанслауда катнашуның документаль раслануы мәҗбүри булды.

Коммерциячел булмаган оешмаларга яңа кагыйдәләрне тизрәк үзләштерергә ярдәм итү өчен Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының социаль өлкә инновацияләр үзәге укыту семинары үткәрде. Анда катнашучылар заявканы рәсмиләштерү һәм карап тоту үзенчәлекләре, коммерциячел булмаган оешмаларга карата төп таләпләр һәм башкалар белән таныштылар.

Шулай ук гаризалар рәсмиләштерүдә коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча ресурс үзәкләре даими рәвештә ярдәм итә.

Катнашу сораулары буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының икътисад һәм социаль өлкә тармакларын үстерү бүлегенә яисә коммерциячел булмаган оешмаларның муниципальара ресурс үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин:

1. «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» КБО каршындагы социаль өлкә инновацияләр үзәге (социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча ресурс үзәге):

- 420021, Казан шәһәре, Петербург ур., 28 йорт (8 (843) 222-90-60 (доб. 211, 212), 8 (903) 342 02 39, ciss.rt@mail.ru, adg1981@mail.ru)

- 423578, Татарстан Республикасы, Түбән Кама шәһәре, Җиңүнең 30 еллыгы ур., 2/39, 8 (917) 886-51-85,

2. «Вертикаль» социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның ресурс үзәге» автоном коммерциячел булмаган оешмасы:

- 423450, Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәре, Лермонтов ур., 45 (а) (8 (917) 221-70-70, 8 (996) 335-18-10, rcv16@.mail.ru, 2217070@mail.ru)

Субсидияләр алуга гаризалар 2019 елның 23 августына кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International