2019 елгы президент грантларының икенче конкурсына гаризалар кабул итү ахырына кадәр бер атнадан артык вакыт калды. Проектларны кабул итү 31 июльдә Мәскәү вакыты белән 23:30 сәгатьтә тәмамланачак.
Быел коммерцияле булмаган оешмалар проектларына ярдәм итүгә каралган 8 млрд сумның беренче конкурс нәтиҗәләре буенча 1644 җиңүче оешмаларга 3,3 млрд сум җибәрелгән инде. Калган сумма агымдагы конкурс нәтиҗәләре буенча бүленәчәк.
Барлык конкурс документларын, методик материалларны һәм катнашуның тулы шартларын Президент грантлары фонды сайтының «Конкурслар» бүлегендә табарга мөмкин . https://президентскиегранты.рф/public/contest/index
Икенче конкурс нәтиҗәләре 14 октябрьдә билгеле булачак.