2019 елның 16-18 июлендә Томск өлкәсенең инновацион һәм эшкуарлык эшчәнлеген үстерү департаменты делегациясенең Татарстан Республикасына визиты узды.
Визит кысаларында делегация «Иннополис» махсус икътисадый зонасында булып кайтты, Технопарк проектлары һәм резидентлары, шәһәрнең интеллектуаль үзәге булган «Иннополис» университеты эше белән танышты.
Моннан тыш, делегация югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркында, шулай ук «Идея» инновацион-җитештерү технопаркында булды, анда ул «Эйдос-медицина» ҖЧҖ медицина симуляторлары җитештерү буенча инновацион үзәкләр һәм сәнәгать өчен югары технологияле роботлар җитештерүче «Эйдос - робототехника» ҖЧҖ белән танышты.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы җитәкчелеге белән очрашу барышында Томск кунакларына Татарстан Республикасының икътисадый һәм инвестицион потенциалы, Эшкуар йорты эше, «Эшкуарлык фабрикасы» белем бирү проекты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы тарафыннан эшләнгән дәүләт һәм муниципаль заказчылар ихтыяҗлары өчен электрон аукционнар мәйданчыгы мөмкинлекләре тәкъдир ителде.
Үз чиратында, Томск өлкәсе делегациясе вәкилләре «Казан кайнау ноктасы» күмәк эш киңлегендә фәнни һәм проект эшчәнлеген стандарт булмаган презентацияләү буенча галимнәр, студентлар һәм бизнесменнар өчен «Күңелсез булмаган доклад мәктәбе» тренингы үткәрделәр.