2019 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кара һәм төсле металл калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сату буенча бизнес ачуга 13 лицензия бирде.
2019 елның беренче яртыеллыгында 140 лом әзерләү бизнесы теркәлгән.
Металллар 458 ноктада кабул ителә һәм эшкәртелә. Шуларның 133 ноктасы Казанда, 71 ноктасы Яр Чаллыда, 39 ноктасы Әлмәттә һәм Әлмәт районында, 26 ноктасы Түбән Камада һәм Түбән Кама районында урнашкан. Аларның урнашу урыннарын бүлү эре сәнәгать районнарына һәм тимер юл станцияләренә бәйле.
Икътисад министрлыгы металл эшкәртү өлкәсендә кече һәм урта бизнес субъектларына актив ярдәм күрсәтә. Эшмәкәрләр өчен белгечләр консультацияләр үткәрә. Моннан тыш, теләүчеләр Лицензиатның дистанцион мәктәбен уза алалар.