«Алабуга» МИЗы резидентларының пулын киңәйтә

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

«Алабуга» МИЗы яңа инвест проекты стартын һәм 6 потенциаль резидентын тәкъдим итте.

Бүген, 17 июльдә, Россиядә иң эре булган «Алабуга» МИЗы территориясендә "ТН-Алабуга" төзелеш химиясе заводы ачылды һәм махсус икътисади зона резидентлары статусына дәгъва кылучы компанияләрдән 6 гариза каралды.

«ТН-Алабуга» ҖЧҖ ширкәтенең инвестицион проекты «Алабуга» МИЗы территориясендә бер компонентлы полиуретан монтаж күбеге җитештерүне күздә тота.

Шулай ук «Алабуга» МИЗда МИЗ резидентлары статусына дәгъва кылучы компанияләрнең проектларын карау буенча Күзәтчелек советы утырышы узды.  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә 6 ширкәтнең проектлары каралды.

Тәкъдим ителгән презентацияләр нигезендә, быелның ахырында ук «Лилиани-Технолоджи " ҖЧҖ Авыл хуҗалыгы техникасын, ә «Югострой РУ» ҖЧҖ гидравлик җиһазларны җитештерүне башлап җибәрергә планлаштыра.

«Аконит-Урал» АҖ компаниясе планнарында конвейер роликлары һәм металл конструкцияләре ясау. «Алкема» ҖЧҖ җиһаз фасадлары өчен декоратив тышлау ПВХ-элпәсен җитештерү белән шөгыльләнәчәк. «Алабуга» ҮБТ ҖЧҖ ширкәте проекты өзлексез базальт җепселләрен чыгаруны күздә тота.

«2БИО» ҖЧҖ ПГА-биопластиклар җитештерүне оештырачак. 

Яңа резидентлар хупланган очракта, 2022 елга МИЗ территориясендә өстәмә рәвештә 431 эш урыны булдырырга планлаштыра. Аларның эшчәнлегеннән фаразлана торган инвестицияләрнең гомуми күләме 12 млрд сумнан артып китәчәк. Проектларны хуплаганнан соң, яңа производстволар урнаштыру өчен бирелгән җир кишәрлекләре мәйданы 31,5 га тәшкил итәчәк.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге көндә «Алабуга» МИЗ проектын гамәлгә ашыру һәм аның территориясендә кирәкле инфраструктура булдыру өчен федераль һәм төбәк бюджетларыннан 25,7 млрд. сум аерылып бирелгән, 2019 елның II кварталы башына гына да 32 млрд. сумлык объект төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International