Татарстанда иң яхшы КФҮ сайланачак

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстанда «Россия Федерациясенең Иң яхшы күпфункцияле үзәге» Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен сайлап алу конкурсы башланды. Ул өч номинация буенча уза:

- «Иң яхшы КФҮ» (КФҮнең ике категориясе бәяләнә: I категориягә хезмәт күрсәтүнең гамәлдәге тәрәзәләре саны 20дән дә ким булмаган КФҮ керә, II категориягә хезмәт күрсәтүнең гамәлдәге тәрәзәләре 20дән дә ким булган КФҮ керә);

- «КФҮнең иң яхшы универсаль белгече»;

- "КФҮләрдә персонал белән идарә итүнең иң яхшы тәҗрибәсе».

Гаризалар 2019 елның 24 июленә кадәр «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» ДБУ үзәк аппаратының хезмәтләр күрсәтү системасын үстерү бүлеге тарафыннан кабул ителә (420054, Казан ш., Авангардная ур., 74 йорт).

Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 222-06-12.

Катнашу шартлары белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында танышырга мөмкин: http://mert.tatarstan.ru/rus/konkurs-na-luchshiy-mfts-2019.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International