КФУда социаль хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр реестрына керү буенча «юл карталарын» якладылар

2019 елның 16 июле, сишәмбе

Казан (Идел буе) федераль университетында СЮ КБО белгечләрен «Социаль проектлау һәм социаль проектлар белән идарә итү» дип аталган яңадан һөнәри әзерләү программасы буенча укыту тәмамланды.

Россия өчен уникаль булган бу программа Университет, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, социаль өлкә инновацияләр үзәге (СЮ КБО ярдәменең ресурс үзәге), Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының уңышлы хезмәттәшлеге нәтиҗәсе булды.

Уку барышында тыңлаучыларга социаль хезмәтләр күрсәтүчегә карата таләпләр, бухгалтерлык исәбе һәм салым салу үзенчәлекләре һәм эшчәнлекнең хокукый нигезләре турында сөйләделәр, документаль тәэмин ителеш һәм реестрга кертү процедурасы, шулай ук компенсацияне билгеләү һәм түләү процедурасы белән таныштырдылар.

Шулай ук укыту кысаларында «Татарстан Республикасы халкының социаль регистры» дәүләт мәгълүмат системасында эшләү буенча гамәли дәрес үткәрелде һәм түгәрәк өстәлләр узды.

Укуларның нәтиҗәсе булып СЮ КБОларның социаль хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр реестрына керүнең «юл картасын» һәм халыкка социаль хезмәтләр күрсәтүгә юнәлдерелә торган бюджет акчаларыннан файдалану мөмкинлеген яклап чыгу торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International