2019 елның гыйнвар-май айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеше рейтингы

2019 елның 5 июле, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2019 елның гыйнвар-май айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше буенча айларга бүленгән рейтинг әзерләде.

2019 елның гыйнвар-май айлары өчен гомуми рейтингта Казан шәһәре (1 урын), Әлмәт (2 урын) һәм Лаеш (3 урын) муниципаль районнары алдынгы урыннарны били.

Ютазы муниципаль районы рейтингта 10 позициягә күтәрелгән. Әлеге үзгәреш теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсенең түбәнәюе һәм минималь куллану бюджетына уртача исәпләп чыгарылган эш хакы нисбәтенең артуы белән бәйле.

Җан башына исәпләгәндә республика буенча төяп җибәрелгән продукция күләме уртача 301,34 мең сум тәшкил итте. Республиканың муниципаль берәмлекләре арасында әлеге күрсәткеч буенча иң югары нәтиҗәләрне Әлмәт (2160,8 мең сум), Түбән Кама (843,6 мең сум) һәм Яңа Чишмә (707,8 мең сум) районнары күрсәткән.

2019 елның гыйнвар-май айларында Татарстан Республикасында җан башына исәпләгәндә 0,294 кв. метр гомуми торак мәйданы файдалануга тапшырылган. Иң зур торак мәйданы Питрәч (2,757 кв.метр), Лаеш (2,020 кв. метр) һәм Тукай (1,007 кв. метр) районнарында кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International