Татарстан моношәһәре КУЭдан сатып алулар буенча лидерлар арасында

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

Яр Чаллы 2019 елның беренче яртыеллыгында кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан продукция сатып алу буенча Россиянең иң яхшы моношәһәрләре бишлегенә керде.

Сатып алулар күләме буенча йомгаклар моношәһәрләрдә кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен «КУЭ «Корпорациясе» АҖ һәм «МСП Банк» АҖ тарафыннан гамәлгә ашырыла торган ярдәм чаралары буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында узган видеоконференция кысаларында ясалды.

Катнашучылар кече һәм урта бизнеска финанс һәм гарантия ярдәме, җиһазларга ташламалы лизинг программасы һ. б. турында фикер алыштылар.

КУЭдан сатып алулар күләменең үсеш динамикасына аерым игътибар бирелде.

Татарстан моношәһәрләре арасында «КУЭ» Корпорациясе мәгълүматлары буенча сатып алуларның иң зур күләме Яр Чаллыда билгеләнгән. 2019 елның беренче яртыеллыгында кече һәм урта бизнес аша биредә 1,7 млрд сумлык сатып алулар ясалган. Бу-эре заказчылар һәм КУЭ вәкилләре арасында төзелгән сатып алулар буенча Россия моношәһәрләре рейтингында иң яхшы күрсәткечләрнең берсе.

Иң яхшылар бишлегенә шулай ук Тольятти, Магнитогорск, Нерюнгри, Северодвинск шәһәрләре кергән.

Тулаем алганда, кече һәм урта предприятиеләрдән сатып алулар үсешенең уңай динамикасы билгеләнде. Шулай итеп, 2016 елда Россия моношәһәрләрендә КУЭдан сатып алуларның гомуми күләме 29,9 млрд. сум тәшкил итсә, 2017 елда 54,2 млрд.сум, 2018 елда исә 85 млрд. сум тәшкил итте.

Шул ук вакытта сатып алына торган продукция номенклатурасының үсеше дә билгеләп үтелде. 2016 елда 1,27 мең позиция алынган булса, 2017 елда 1,79 мең позиция, ә 2018 елга карасак 3,52 мең продукция позициясе алынганын күрәбез.

2019 елда бу үсеш дәвам итәчәк: беренче яртыеллыкта гына да кече һәм урта бизнестан 2,09 мең төрле продукция сатып алынган.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның маеннан Татарстан Республикасында Россиядә аналогы булмаган Татарстан җитештерү продукциясен алга этәрү системасы эшли башлады.

Яңа инструмент Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында инвестицион юнәлешләрне, шулай ук җирле җитештерүчеләр белән кооперация чылбырларын билгеләү өчен эшләнде.

Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә, яңа система ярдәмендә җитештерүчеләр сатып алына торган продукциягә заказ бирүчеләрнең ихтыяҗлары, аның күләмнәре һәм характеристикалары турында мәгълүматтан файдалана алачак. Бу исә эчке базарда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә яңа этәргеч бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International