Бүген Казанда бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 49 нчы йомгаклау утырышы узды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов биш ел эчендә республика парламенты тарафыннан 500 дән артык канун кабул ителүенә игътибар итте. Стратегик документлар арасында «2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен раслау турында»Татарстан Республикасы Кануны да урын алды.
Стратегияне гамәлгә ашыру республикага тулай төбәк продуктын 2030 елга 5 трлн. сумга кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Моның өчен республикада өч төп юнәлеш буенча эш алып барыла – кеше капиталын формалаштыру һәм туплау; аның үсеше һәм иҗтимагый институтлар булдыру өчен уңайлы тирәлек булдыру.
2019 елның 8 сентябрендә яңа чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау булачак. Алтынчы чакырылыш депутатлары үз эшләрен ТАССРның 100 еллыгын һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан башлап җибәрәчәкләр.