Кече инновацион предприятиеләр өчен яңа финанс ярдәме программасы

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

Инновацияләргә ярдәм итү фонды эшкуарларга «Корпорация» дип исемләнгән финанс ярдәменең яңа программасын эшләтеп җибәрү турында игълан итте. Конкурс нигезендә анда катнашучы кече инновацион оешмаларга 50 млн. сумга кадәр ярдәм күрсәтү планлаштырыла.

Финанс ярдәменең яңа ысулы Россиядәге эре корпорацияләрнең мәсьәләләрен чишүгә юнәлгән инновацион продукция эшләү һәм булдыру белән шөгыльләнүче микро һәм кече оешмалар өчен кулланылачак.

Конкурста катнашучы бюджеттан тыш акчалардан 100% финанслау алырга тиеш.

Конкурс «Кече һәм урта эшкуарлык акселерациясе» федераль проекты белән «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» милли проекты чараларын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.

Потенциаль заказ бирүченең продукция белән кызыксынунын раслый алган, шулай ук охшаш тематика яки чиктәш өлкәләрдә проектларны тормышка ашыруның расланган тәҗрибәсе булган оешмалар конкурста катнаша ала. Моннан тыш, аларның Фонд белән ачык контрактлары булмаска тиеш.

Потенциаль заказчы сыйфатында Россиянең иң эре топ-500 ширкәтләре рейтингына керүче корпорацияләр, шулай ук аларның бүлендек һәм бәйле җәмгыятьләре карала.

Гаризалар 2019 елның 1 июленнән 16 сентябренә кадәр кабул ителә.

Гаризаны АС Фонд-М системасы аша түбәндәге адрес буенча тапшырырга мөмкин: http://online.fasie.ru.

Программада катнашу сораулары буенча инновацияләргә ярдәм фонды www.fasie.ru сайтында онлайн чатка мөрәҗәгать итегез. Шулай ук +7(495) 231-1906

 номерлы консультация ярдәме линиясенә шалтратып була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International