Әгерҗе һәм Менделеевск муниципаль районнарында Республика баланс комиссиясе утырышлары узды. Чара яңа форматта узды. Эшкуарлыкны үстерүнең аеруча актуаль темалары буенча түгәрәк өстәлләр оештырылды.
Түгәрәк өстәлләрнең темалары итеп үзмәшгульләрне теркәү, биржа мәйданчыгында эшләү принциплары, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү чаралары, шулай ук контроль-күзәтчелек эшчәнлеге һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү билгеләнде.
Шулай ук комиссия кысаларында районнарның әйдәп баручы оешмаларына бару оештырылды.
Әгерҗе һәм Менделеевск муниципаль районнары эшкуарлары социаль эшмәкәрләргә ярдәм чаралары, үзмәшгульләр, чүп чыгару һәм салым түләү мәсьәләләре турында сораулар бирде.
Күтәрелгән барлык сораулар Икътисад министрлыгы белгечләре тарафыннан игътибарга алынды.