Чаллыда территориаль иҗтимагый үзидарәләр үсеше турында фикер алыштылар

2019 елның 9 июле, сишәмбе

Бүген Яр Чаллыда территориаль иҗтимагый үзидарәләр (ТИҮ) эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча конференция узды. Чарада Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев катнашты.

Конференциядә Татарстан Республикасында ТҖҮ эшчәнлегенә дәүләт ярдәме күрсәтү мәсьәләләрен карап уздылар, территориаль иҗтимагый җирле үзидарә белән урыннарда хакимият органнарының эш тәҗрибәсен, шулай ук ТҖҮ эшчәнлегендәге проблемаларны өйрәнделәр.

Чара территориаль иҗтимагый үзидарәләренә зур өлеш керткән җитәкчеләренә бүләк бирү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International