Казан федераль университетында «Коммерциячел булмаган оешманы ничек төзергә» дигән семинар узды. Чара Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге һәм «Зилант» исемле махсуслаштырылган консалтинг компаниясе ярдәме белән оештырылды.
Чараның төп темалары булып түбәндәгеләр билгеләнде: коммерциячел булмаган оешмаларның иң яраклы формасын сайлау, эшчәнлегенең норматив-хокукый көйләнүе, хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерү, ташламалар, коммерцияле булмаган оешмаларның бухгалтерлык һәм салым исәбен алу.
Чараның практик файдасы булып КБОсыны теркәү өчен әзерләнгән документларын тапшырган катнашучыларның документларын экспертлап эшләп бетерүдә ярдәм алулары торды.
Моннан тыш, һәркем өчен «КБОны ничек булдырырга» дигән кулланма һәм уку узулары турында КФУ сертификаты әзерләнгән иде.
Коммерцияле булмаган оешмалар өчен белем бирү чараларында катнашырга, шулай ук шәхси консультация алырга теләүчеләр (843) 222-90-60 (211, 212 кушып) телефоны буенча мөрәҗәгать итә яки почтага хат юллый алалар: ciss.rt@mail.ru