Беренче килүчеләрне бүген Казанда Ильич ур., 28 адресы буенча ачылган «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» («Минем документлар» үзәге) ДБУның яңа офисы кабул итте. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Индира Киреева катнашты.
Яңа КФҮтә 10 кабул итү тәрәзәсе эшли, бу Киров районында яшәүчеләргә уңайлы һәм чиратсыз 180 дәүләт һәм муниципаль хезмәт төреннән файдаланырга мөмкинлек бирәчәк.
Гомуми мәйданы 396,5 кв.м булган КФҮ офисы барлык «уңайлы мохит» элементлары белән җиһазландырылган. Гражданнарны кабул итү зоналарында балалар почмагы, гаджетлар, Wi-Fi зарядкалары өчен розеткалар, шулай ук кунак компьютерлары каралган, аларны дәүләт хезмәтләре порталларына яки дәүләт учреждениеләренең электрон сервисларына керү өчен кулланырга мөмкин.
Хәзерге вакытта Татарстан буенча КФҮ челтәренә 56 үзәк, 3 хезмәт күрсәтү үзәге һәм авыл җирлекләрендә КФҮнең 281 территориаль-аерымланган структур бүлекчәсе керә. Көн саен «Минем документлар» КФҮнең барлык үзәкләренә Татарстан буенча 10 меңнән артык гариза бирүче мөрәҗәгать итә.
2019 елның беренче яртыеллыгында КФҮ татарстанлыларга 2,25 млн хезмәт күрсәткән.