«Тикшерелгән бизнес» интернет ресурсының эксперт офисы 1 меңнән артык үзмәшгуль кешегә консультация бирде

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

«Тикшерелгән бизнес " интернет-ресурсының Эксперт офисы базасында «һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын куллану мәсьәләләре буенча компетенцияләр үзәге оештырылды. Июль башына Эксперт офисы 1000нән артык гражданга консультация бирде.

Гадәттә гражданнар 8 800 222-37-22  номерлы «кайнар линия» телефоны буенча консультация сорап мөрәҗәгать итәләр. Шулай ук экспертлар инстаграм кулланучыларның @provbiz.ru сәхифәсендә еш сорау бирүләрен дә билгеләп үтә.

«Тикшерелгән бизнес» интернет-ресурс сайтында үзмәшгульлек турында белем базасының http://provbiz.ru/samozanyatost дигән махсус бүлеге булдырылды һәм даими яңартылып тора. Смартфоннар өчен «Провбиз» мобиль кушымталарында үзмәшгульлек турында файдалы мәгълүмат бүлеге булдырылган. «Тикшерелгән бизнес» интернет ресурсының инстаграм аккаунтында 100дән артык пост һәм һөнәри керемгә салым темасы буенча еш бирелә торган сорауларга җаваплар бастырылган.

«Тикшерелгән бизнес» интернет ресурсының белем базасын киң колачлау һәм федераль тематикага җәлеп итү нәтиҗәсендә проектның Эксперт офисына һәм «кайнар линия» сенә Татарстан Республикасы гына түгел, Россиянең башка төбәкләре резидентлары да даими рәвештә мөрәҗәгать итә.

Бүген Татарстанда 18 меңнән артык үзмәшгуль кеше теркәлгән. Яңа салым 2019 елның гыйнварыннан кертелде һәм 4 пилот төбәк буларак Татарстан Республикасы, Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре сайланды.

«Тикшерелгән бизнес» интернет ресурсы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан республика Прокуратурасы белән берлектә оештырылды. Проект 2018 елның 9 гыйнварында эшли башлады. Ул эшкуарлар өчен контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә уникаль файдалы белемнәр базасыннан гыйбарәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International