Гарантия фонды яртыеллык нәтиҗәләрен ясады

2019 елның 5 июле, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Гарантия фонды 763 млн. сумлык 111 әкаваплылык бирде. Әкаваплылык өчен билгеләнгән финанслауның гомуми күләме 2 млрд. 708 млн. сум тәшкил итте.

Гарантия фондында билгеләп үтелгәнчә, «Стандартный» продукты аеруча популяр. Аның буенча 111 әкаваплылыкның 72 се бирелде.

Моннан тыш, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә финанс ярдәме кысаларында Фонд 26,7 млн сум җәлеп итә алды. 20 әкаваплылык буенча кредитның гомуми суммасы 130 млн. сум тәшкил итте.

«Сәнәгать үсеше» продукты буенча Фонд 5 әкаваплылык бирде. Катнашучылар арасына сәнәгать парклары, мәйданчыклар, технопарклар, МИЗ һәм УКСИҮТ резидентлары, шулай ук интеллектуаль милек нигезенә финанслауны җәлеп итүче КУЭ субъектлары керде.

Гарантия фонды уртак проектларны да гамәлгә ашыра. Мәсәлән, ВТБ белән әзерләнгән «Мөмкинлекләр күпере» дип исемләнгән ташламалы уртак продукты буенча 2019 елның беренче яртыеллыгында 27,3 млн сумлык 9 әкаваплылык бирелде. Заем финанслары буенча 75,7 млн.сум җәлеп ителде.

 «КУЭ» Корпорациясе» АҖ һәм «МСП Банк» АҖ белән берлектә тормышка ашырыла торган «Согарантия» продукты буенча 5 әкаваплылык бирелде. Әлеге кредитның максаты булып инвестицияләр һәм әйләнештәге акчаларны тулыландыру тора.

Гомумән алганда, яртыеллык нәтиҗәләр буенча күрсәткечләр 2 тапкырга диярлек артты. 2018 елның шул ук чорында гомуми финанслау күләме 1 млрд 529 млн сум иде һәм 398 млн сумлык 53 әкаваплылык бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International