Якын арада Казанда берьюлы ике күпфункцияле үзәк («Минем документлар» үзәкләре) эшли башлаячак. 8 июльдә Юдинода Ильич урамы 28 адресы буенча урнашкан филиал үз ишекләрен ачачак. Халыкка хезмәт күрсәтү өчен 10 тәрәзә эшлиячәк.
15 июльдә " Салават Күпере» торак комплексында офис эшли башлаячак (Зилант ур., 22/15). Хезмәт күрсәтү өчен 9 тәрәзә ачык булачак.
Яңа офислар ачылуын исәпкә алып, Казан буенча кабул итү тәрәзәләре саны 280 гә җитәчәк.
Ике филиал да халыкка 180дән артык хезмәт төре күрсәтәчәк.
КФҮнең яңа офисларын ачу Казанның Киров районында яшәүчеләренә чиратсыз һәм максималь уңайлы шартларда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр белән кулланырга мөмкинлек бирәчәк.
КФҮнең тагын бер офисы быел Авиатөзелеш районында түбәндәге адрес буенча ачылачак: Максимов ур., 1.
Хәзерге вакытта Татарстан буенча КФҮ челтәренә 57 берәмлек «Минем документлар» үзәге, 3 хезмәт күрсәтү үзәге һәм авыл җирлекләрендә КФҮнең 281 территориаль-аерымланган структур бүлекчәсе керә.
КФҮ офисларын урнаштыру адреслары, эш режимы һәм күрсәтелә торган хезмәтләр турында тулырак мәгълүмат белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: http://mfc16.tatarstan.ru.