«Яшел Үзән» УКСИҮТе үсеш темпларын арттыра. 2019 ел ахырына кадәр бирегә тагын 8 резидент җәлеп итү планлаштырыла, аларга 10 ел эчендә 3,2 млрд сумнан артык инвестиция кертү һәм 980 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла. УКСИҮТнең үсеше планнары турында Яшел Үзәндә узган күчмә очрашуда Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев сөйләде.
«Яшел Үзән» УКСИҮТе 2018 елда булдырылды. Бүгенгә ул Татарстан Республикасының 5 УКСИҮТеннән берсе.
Бүген әлеге УКСИҮТтә 5 резидент теркәлгән, шулардан 4 резидент УКСИҮТнең гаризалары («Татфарм» ҖЧҖ, «СПК«Гефест» ҖЧҖ, «Йомшак контейнерлар фабрикасы» ҖЧҖ һәм «Казан полимер арматурасы заводы» ҖЧҖ) 2018 ел ахырында хупланды. «Яшел Үзән» УКСИҮТе резиденты статусын алар барысы да 2019 елда алды.
2018-2019 елга план буенча барлыгы 5 резидент җәлеп итәргә кирәк иде. Бүген бу күрсәткеч инде үтәлгән.
Моннан тыш, тагын 2 потенциаль резидент «АРС» ҖЧҖ һәм «ЭРВОЛЬТ» ҖЧҖ гаризалары республиканың кызыксынган министрлыкларыннан һәм ведомстволарыннан барлык уңай бәяләмәләр алды. Хәзерге вакытта аларны карау буенча комиссия утырышы көне билгеләнә.
2019 ел ахырына кадәр «Яшел Үзән» УКСИҮТенә китерәчәк гомуми инвестицияләр күләме 3,2 млрд. сумнан артык булган 8 резидент җәлеп итү планлаштырыла. Алар ярдәмендә инвестицион проектларны гамәлгә ашыру барышында 980 яңа эш урыны булдырылачак.
«Яшел Үзән» УКСИҮТендә азык-төлек продуктлары, алкогольсез эчемлекләр, минераль сулар, кием-салым, тире һәм аннан ясалган әйберләр җитештерүдә эшчәнлек алып баручы оешмалар, шулай ук агач эшкәртү һәм агач эшләнмәләре, дару, резина, пластмасса һ.б. әйберләр җитештерү белән шөгыльләнүче оешмалар эшчәнлеге рөхсәт ителә.
Бүген «Яшел Үзән» УКСИҮТ резидентлары булып түбәндәгеләр тора: «Татфарм» ҖЧҖ, «СПК «Гефест» ҖЧҖ, «Йомшак контейнерлар фабрикасы» ҖЧҖ, «Казан полимер арматурасы заводы» ҖЧҖ, «Промэнерго» ҖЧҖ.
5 резидентның инвестиция проектларының гомуми бәясе якынча 1,1 млрд. сум, шул исәптән 440 млн. сумнан артык капитал салулар тәшкил итә. Инвестицион проектларны гамәлгә ашыру барышында резидентлар тарафыннан 400 дән артык яңа даими эш урыны булдыру планлаштырыла.
10 ел эчендә «Яшел Үзән» УКСИҮТенә 2505 яңа эш урыны булдырачак һәм 6,5 млрд. сум күләмендә капитал кертемнәр ясаячак барлыгы 18 резидент җәлеп итү планлаштырыла.