Икътисад министры Саба муниципаль районына эш сәфәре белән барды.
«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативаларына ярдәм итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында министр Фәрит Габделганиев җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы делегациясе Татарстанның Саба муниципаль районында булды.
Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов белән бергә министр «Саба» һәм «Яшел парк» паркларын карап чыкты, шулай ук эшмәкәрләр белән аралашты.
2019 елында илкүләм проект кысаларында «Саба» индустриаль паркы төзелешенә 99 млн сум федераль акча бүлеп бирелә. Тагын 23,22 млн сум Татарстан Республикасы бюджетыннан юнәлдереләчәк.
Парк районда кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү өчен төзелә – парк резидентлары барлык кирәкле коммуникацияләр белән җиһазландырылган инфраструктурага һәм дәүләт ярдәме программаларында катнашу мөмкинлегенә ия булачак.
Инде бугенге көндә үк сәнәгать паркы территориясендә 3 резидент эшчәнлек алып бара һәм 43 эш урыны булдырылган. Алар композит һәм төзелеш материаллары һәм корпуслы җиһазлар җитештерә. 2024 елга аларның санын 22гә кадәр арттыру һәм 511 эш урыны булдыру планлаштырыла.
Районга сәфәре барышында Фәрит Габделганиев хәзерге вакытта Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы белән федераль финанслауны 99 млн сумнан 250 млн сумга кадәр арттыру мәсьәләсе каралуын сөйләде.
«Саба» паркы төзелеш бәясе барлыгы 385,8 млн сум тәшкил итәчәк, шуның 77,2 млн сумын сәнәгать паркының идарәче компаниясе инвестицияләячәк.
«Яшел парк» экотехнопаркы шулай ук Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы линиясе буенча дәүләт ярдәменә исәп тота. Хәтта, Фәрит Габделганиев ассызыклап үткәнчә, парк өчен төзелеш һәм үсеш федераль субсидиясенә гариза 21 июнь көнне Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгына җибәрелгән инде.
«Яшел парк»ның белгечлек тармагы – сәнәгать калдыкларын, шул исәптән металлы калдыкларны эшкәртү, икенчел ресурслардан төзелеш продукциясе һәм төзелеш материаллары җитештерү. Проектка инвестицияләрнең күләме барлыгы 887 млн.нан артык сум тәшкил итә, шулардан идарәче компания инвестицияләренең өлеше – 567 млн сум, резидентлар инвестицияләре - 320 млн сум. 2024 елга парк территориясендә 4 резидент җирләшәчәк һәм 213 эш урыны булдырылачак.
«Сәнәгать парклары - безнең икътисадның перспективалы «үсеш нокталары». Без сәнәгать мәйданчыклары һәм парклары санын 100гә кадәр җиткерергә планлаштырабыз, - ди Фәрит Габделганиев. - Бүгенге көндә идарәче компанияләр һәм сәнәгать парклары резидентлары өчен дәүләт ярдәме чаралары гамәлдә. Төп чараларның берсе - кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләү. Бу чара, Россия кредит оешмаларыннан җәлеп ителгән кредитлар буенча процентларны түләүгә бәйле барлык чыгымнар каплануы белән уникаль. Бер субсидия алучыга субсидия күләме елына 5 млн сум белән чикләнә».
2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда 85 инфраструктура объекты бар, шул исәптән 71 сәнәгать мәйданчыгы һәм 14 сәнәгать паркы. Аларда 26 меңнән артык эш урыны булдырылган (2017 елда – 24,4 мең, үсеш – 9). 2018 ел нәтиҗәләре буенча җитештерелгән продукция күләме 12,4% ка арткан һәм 143 млрд.тан артык сум тәшкил иткән. Инфраструктураның эре объектлары арасында - «Алабуга» һәм «Иннополис» ике махсус икътисади зоналары, «Химград» Технополисы, «Мастер» Кама индустриаль паркы, «Казан» Агросәнәгать паркы