2-3 июльдә Түбән Новгородта ел саен үткәрелә торган «Җитештерүчәнлек 360» икенче федераль форумы узачак. Чара илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен төп мәйданчык булачак.
Форумда федераль дәрәҗәдә сәнәгать, мәшгульлеккә ярдәм, дәүләт идарәсе, сәламәтлек саклау һәм мәгариф кебек юнәлешләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләр каралачак.
Форумда Татарстан Республикасы делегациясе катнашачак, аның составына башкарма хакимият органнары һәм оешма вәкилләре керәчәк.