Икътисад министрлыгы 2024 елга кадәр социаль икътисадый үсеш фаразын формалаштыруга кереште

2019 елның 14 июне, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2020-2022 елларга һәм 2024 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше фаразын формалаштыру буенча күчмә утырышлар сериясен үткәрүгә кереште.

Бүген икътисад министры урынбасары Олег Пелевин Әлмәттә утырыш үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстанстат, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре, муниципаль берәмлекләр һәм республиканың әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Эш төркемендә катнашучылар В.Д.Шашин ис. «Татнефть» ГАҖ, «ТАНЕКО» АҖ, «Алнас» ААҖ,  «Әлмәт торба заводы» АҖ, «Әлмәт «Радиоприбор» заводы» АҖ, «Алсу» Әлмәт ООФ» ААҖ, «Баулюкс» ҖЧҖ, «СМП-Нефтегаз» АҖнең җитештерү-хуҗалык эшчәнлеге фаразларын, шулай ук Әлмәт, Азнакай, Мөслим, Сарман, Ютазы, Баулы, Бөгелмә муниципаль районнарының 2020-2022 елларга социаль-икътисадый үсеш фаразларын карадылар.

Предприятиеләр һәм муниципаль берәмлекләр тарафыннан тәкъдим ителгән фараз күрсәткечләре 2020 елга һәм 2021 һәм 2022 еллардагы план чорына Татарстан Республикасы бюджеты проектын формалаштыру кысаларында Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсешенең уртача сроклы фаразын эшләгәндә исәпкә алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International