«Эшкуар әлифбасы» тренингына чакырабыз

2019 елның 14 июне, җомга

2019 елның 24-28 июнендә Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды эш башлап килүче эшкуарлар өчен «Эшкуар әлифбасы» дип аталган бушлай тренинг уздыра.

Укыту үз эшен башларга яки яңа бизнес-проектны тормышка ашырырга теләгән кешеләргә йөз тота. Программада, бизнесны оештырганда идея формалаштырудан алып, предприятиене теркәгәнгә кадәр күрелгән чаралар җентекләп тасвирланган. Программаны өйрәнү һәм үзләштерү нәтиҗәсе предприятиенең бизнес-планын эшләү яки яңа проектны сафка бастыру булачак.

Дәресләр Эшкуар йортының Уку үзәгендә (Петербург ур., 28 йорт, 3 кат) узачак.

Язылу өчен түбәндәге телефон аша теркәлергә - 8 (843) 524 – 90 – 90 яки электрон адреска гариза җибәрергә кирәк: Ekaterina.Lipina@tatar.ru Ф. И. О., телефон номеры, ИНН һәм оешманың исемен күрсәтү мәслихәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International