Эшкуарларны уен рәвешендә компания төзергә өйрәтәчәкләр

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

21 июньдә «Смена» заманча мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы теләктәшлегендә «Компанияне төзе/Компанияне сат» эшлекле уены узачак. Уенны оештыручылар - Татарстан Нанотехнологияләр үзәге һәм «Техноспарк» компаниясе.

Эшлекле уен - ул эшкуарлык эшчәнлеге, аерым алганда венчур төзелеше симуляторы.  Анда катнашу бушлай. Нәтиҗәләр буенча 10 катнашучы сайлап алыначак, алар ТР Нанотехнологияләр үзәгеннән инвестицияләр белән стартап җитәкчеләре итеп билгеләнәчәк.

Кандидатларны сайлап алу аша Россиянең 20 шәһәрендә 3000нән артык катнашучы узды инде. Уннарча уңышлы уенчы технологик стартапларда үз эш урынын биләде. Ун сәгать эчендә уен процессында катнашучылар инновацион индустрия үсешенең тулы циклын уза, типлаштырылган бизнес-вәзгыятьләргә юлыга һәм реаль технологик бизнес өчен хас булган бурычларны хәл итә.

Уен үзенең карьера траекториясен үзгәртергә теләүчеләргә, үз көчен куюның яңа юнәлешләрен эзләүчеләргә яки гамәлдәге производствосын үстерүнең яңа ысулларын белергә теләүчеләргә йөз тота. Катнашучыларның яше - 20 яшьтән 50 яшькә кадәр.

Уенда катнашырга югары технологияләр һәм эшкуарлык дөньясын кызыксынып күзәтүче, шулай ук үз бизнесын уңышлы үстерү өчен нәтиҗәле диагностика һәм эшлекле сыйфатларына тренинг үтәргә теләк белдерүче һәммә кеше чакырыла.

Түбәндәге сайтта тулырак мәгълүматны белергә һәм уенда теркәлергә мөмкин: http://businessdebut.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International