Социаль эшкуарларны «РИТМ территориясе» форумында катнашырга чакыралар

2019 елның 11 июне, сишәмбе

2019 елның 1-4 сентябрендә Түбән Новгород өлкәсендә «РИТМа территориясе: Мин - үз тормышымның эшкуары 2019» Халыкара инклюзив социаль бизнес-проектлар форумы узачак. Анда социаль эшкуарлар катнаша ала.

Тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә катнашучылар уникаль социаль-эшкуарлык проектларын эшләячәк. Иң яхшы өч проект 100 мең сум күләмендә грант алачак.

Бу өлкәдә тәҗрибәләре белән танылган Россия бизнесменнары, медиатренерлар, сәясәтчеләр, остазлар, актерлык осталыгы һәм ораторлык сәнгате осталары уртаклашачак.

Әлеге чарада катнашу бушлай.

Гаризалар 30 июльгә кадәр шушы сайтта кабул ителә: http://территорияритма.рф

Социаль бизнес-мохитне үстерүгә юнәлдерелгән форум быел өченче тапкыр узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International