Салкын ысул белән сыгылган көнбагыш мае җитештерүче компания «ВИВИД» ҖЧҖ Кытайга экспорт күләмен арттырырга ниятли.
Мондый карарны компания җитәкчелеге «FMA China 2019» 5нче Халыкара азык-төлек продуктлары күргәзмәсендә катнашу нәтиҗәләре буенча кабул итте. Хәзер кытай дистрибуторлары белән контракт төзү буенча сөйләшүләр алып барыла.
Күргәзмәдә шулай ук республиканың тагын биш компаниясе продуктлары тәкъдим ителде: «Волжские воды-К» ҖЧҖ (минераль су җитештерү), «Доброе Мясо» ҖЧҖ (колбаса, ит продукциясе), «Фабрика здоровых продуктов» ҖЧҖ (үсемлек майлары, чәй), «КОНИ» ҖЧҖ (казылык җитештерү), «Агрос» ҖЧҖ (атланмай һәм сыр җитештерү).
«Быел республика экспортка 90 компанияне чыгарырга планлаштыра. Экспортка чыгу - бу бик авыр эш һәм эшкуарларга бу очракта «Экспортка ярдәм үзәге» актив булыша. Бүген аның аша барлык этапларда да түләүсез ярдәм алырга мөмкин - эре күргәзмәләрдә катнашудан алып, шартнамәләрне чит телләргә тәрҗемә итүгә кадәр. Моннан тыш, шушы көннәрдә экспортерларның «Сбербанк» һәм Google «Бизнес-класс» программасы кысаларында өстәмә белем бирү модуле барлыкка килде. Экспорт буенча модуль эшкуарларга база белеме һәм күнекмәләре алырга, экспорт эшчәнлеген башларга яки үз күрсәткечләрен яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев.
Чарада Татарстан Республикасының коллектив стендын республика Эшкуарлыкка ярдәм фондының Экспортка ярдәм үзәге тәкъдим итте.