12 июньдә КФҮ офисларында - ял көне

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

Россия көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, Татарстанның күп функцияле үзәк офислары үзгәртелгән эш режимына күчә.

11 июньдә КФҮнең барлык офисларында эш көне 1 сәгатькә кыскартылган. Идел буе бүлеге һәм аның өстәмә офисы килүчеләрне - 19:00гә кадәр, калганнары 17:00гә кадәр кабул итәчәк.

Район филиалларының барысы да 19:00гә кадәр эшли.

12 июнь - КФҮ офисларында ял көне.

13 июньнән күпфункцияле үзәкләр гадәти режимда эшли.

Офисларга барырга ниятләгәндә әлеге мәгълүматны исәпкә алуыгызны үтенәбез.

Алдагы көннәрдә эш графигы һәм КФҮ хезмәтләре белән сайтта танышырга мөмкин: http://mfc16.tatarstan.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International