Татарстан Россиядә инвестицион климат торышы буенча төбәкләр арасында иң яхшысы дип танылды

2019 елның 7 июне, җомга

Татарстан Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингы нәтиҗәләре буенча төбәкләр арасында иң яхшысы дип танылды. Бәяләү вакытында кече эшкуарлыкка ярдәм дәрәҗәсе, бизнес өчен институтлар үсеше, инфраструктура һәм ресурслар, шулай ук җайга салу мохите исәпкә алынды. Гомуми нәтиҗәләр буенча Россия Федерациясенең барлык субъектлары арасында беренче дип Россия башкаласы танылды.

Нәтиҗәләрне игълан итү Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды. Мәскәүнең гомуми нәтиҗәләре - 283,6, Татарстан Республикасыныкы 283,3 тәшкил итте.

Илкүләм рейтинг төбәк хакимиятләренең бизнесны алып баруның уңай шартларын булдыру буенча тырышлыкларын бәяли һәм иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклый. Бәяләү 44 күрсәткеч һәм 4 юнәлеш буенча үткәрелә: җайга салу мохите, бизнес өчен институтлар, инфраструктура һәм ресурслар, кече эшкуарлыкка ярдәм итү.

Татарстан 5 ел рәттән Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингы лидерлары өчлегенә керә. Шул исәптән, республика өч тапкыр рейтингның беренче баскычын биләде. Соңгы 10 елда республиканың тулаем төбәк продуктына инвестицияләрнең чагыштырма күләме ел саен уртача 30%тан артты, бу - Россиядәге уртача күрсәткечтән тотрыклы рәвештә югарырак.

Бүген Татарстан Республикасында төрле өлкәләрдә гомуми 5 трлн сумлык якынча 50 инвестицион проект портфеле формалаштырылган. Аларны гамәлгә ашыру республиканың тулай төбәк продукты күләмен 2030 елга 5 трлн сумга җиткерергә мөмкинлек бирәчәк.

«Татарстан инвестицион климат буенча Россия төбәкләре арасында иң яхшысы булды. Бу югары бәя – эшкуарлык үсешенең барлык өстенлекле юнәлешләре буенча планлы эшебезнең күрсәткече. Әлеге эш нәтиҗәләре барлык төп юнәлешләр буенча: безнең эшкуарлар, инвесторлар, республиканың барлык эшкуарлык эшчәнлеге субъектлары өчен иң яхшы шартлар тәэмин итү эшендә уңай динамика күрсәтә, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев. - Бер ел эчендә без Татарстанда эшкуарлыкны үстерүнең яңа тәҗрибәләрен һәм инструментларын эшләп, гамәлгә куюга керештек һәм республикада инвестицияләр җәлеп итүчәнлекнең югары дәрәҗәсен саклап кына калмыйча, башка төбәкләр белән иң яхшы тәҗрибәләрне уртаклашырга тырышачакбыз».

Татарстанның һәр муниципалитетында инвестицияләр җәлеп итүчәнлекне үстерү өчен эшлекле климатны яхшырту буенча үз планы кабул ителде. Кайтма элемтәгә һәм аның нигезендә эшкә төзәтмәләр кертүгә зур игътибар бирелде.

Бизнес алып бару процедураларын гадиләштерү һәм Россия төбәкләренең инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру өчен 12 максатчан модель расланды. 2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы буенча барлык 12 максатчан модельнең дә үтәлеше 96,2 % тәшкил итте. 12 модельнең тугызы 100%ка башкарылды, шул исәптән «Инвесторларны яклау һәм инвестицион эшчәнлеккә ярдәм итү механизмнары турында төбәк законнары булу һәм аларның сыйфаты», «Инвесторлар һәм РФ субъекты җитәкчеләренең кайтма элемтәсе һәм турыдан-туры элемтә каналларының эшләү нәтиҗәлелеге», «Инвестицияләрне җәлеп итү һәм инвесторлар белән эшләү буенча махсуслаштырылган оешма эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге», «РФ субъектының инвестицион порталы сыйфаты».

Татарстанның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге дәрәҗәсендә чагылыш тапкан иң яхшы тәҗрибәсе арасында Россия өчен берничә уникаль проект билгеләп үтелде:

«Сыналган бизнес» мәгълүмат порталы - республиканың административ басымны һәм контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә хокук бозуларны киметүгә юнәлдерелгән уникаль проект.

 Бердәм кредитлау үзәге. Аның аша эшкуарлар онлайн режимында «бердәм тәрәзә» принцибы буенча заем финансларын  җәлеп итүгә заявка бирә ала (проектта КУЭ субъектларына финанс ярдәме күрсәтүче 50 финанс оешмасы (банклар, лизинг компанияләре) һәм фонд катнаша; үзәк эшенең 9 ае эчендә 1,6 млрд сумлык 57 заявка хупланды.

Татарстанда җитештерелә торган продукцияне базарларга чыгару системасы. Икътисад министрлыгында эшләнгән система эшкуарларга яңа инвестицион юнәлешләрне билгеләргә, җитештерүне үстерергә һәм яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Ихтыяҗларның исемлеге республика сатып ала торган продукция турында мәгълүмат нигезендә формалашачак. Татарстан эшкуарларына әлеге мәгълүматларны «Биржа мәйданчыгы» платформасында алырга мөмкин.

 

Белешмә өчен:

Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингы - 2014 елдан гамәлгә ашырыла торган стратегик инициатива. Ул төбәкләрдә инвестицион климатны бәяләүнең объектив системасын формалаштыруга, төбәк дәрәҗәсендә инвестицион климат сыйфаты өчен көндәшлелекне стимуллаштыруга һәм иң яхшы тәҗрибәләр алмашуны тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Методика нигезендә күрсәткечләр аерым факторлар буенча объектив статистик мәгълүматлар, төбәк экспертлары (нигездә, иҗтимагый оешмалар вәкилләре) бәяләре, шулай ук эшкуарлар арасында сораштыру нигезендә исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International