Казан «Уңыш территориясе» булачак

2019 елның 26 мае, якшәмбе

2019 елның 11 ноябрендә Казанда «Уңыш территориясе» бизнес-форумы узачак. Анда 300дән артык эшкуар катнашыр дип көтелә.

Чара кысаларында бизнесменнар үз эшләрен уңышлы алып бару күнекмәләрен өйрәнәчәк: максатларга тиз һәм нәтиҗәле ирешү, финанслар белән идарә итү, идарә итү инструментлары, алга этәрүнең перспектив ысуллары. Кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме чаралары аерым каралачак. Ярдәм программалары турында Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Эшкуарлыкка ярдәм үзәге җитәкчесе Тимур Гомәров сөйләячәк.

Форум программасы белән тулырак сайтта танышырга мөмкин: https://www.consulting-trainings.com/copy-of-nasha-missiya

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International