Түбән Каманың Чистай урамында автомобиль юлы төзеләчәк. Проектның суммасы 325 млн сум тәшкил итә. Аның 175 млн сумын Моношәһәрләрне үстерү фонды бүлеп бирәчәк. Чыгымнарны финанслашуга гаризаны бүген Фондның Күзәтчелек советы хуплады.
Автомобиль юлын реконструкцияләү тотрыклы икътисадый үсешкә, моношәһәр икътисадын модернизацияләү һәм диверсификацияләүгә, шул исәптән «Камасталь» ҖЧҖ предприятиесе тарафыннан «Буялган рулонлы корыч һәм аннан эшләнмәләр җитештерүне оештыру» һәм «ЦМК» ҖЧҖ предприятиесенең «Түбән Кама шәһәрендә фасад панельләрен җитештерүне оештыру» инвестицион проектларын гамәлгә ашыруга ярдәм итәчәк. Әлеге предприятиеләр «Пионер» сәнәгать паркының якорь резидентлары булып тора. Проектларны гамәлгә ашыру 2021 ел ахырына 150 яңа эш урыны булдырырга һәм 608 млн сум инвестиция җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.