23-25 июньдә Мәскәүдә «Үсеш траекториясе» дүртенче Бөтенроссия белем бирү-кадрлар форумы узачак.
Форумны оештыручылар - Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы теләктәшлегендә Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе һәм «Киләчәк стратегиясе» Белем бирү проектларына ярдәм фонды.
2019 елда форумның төп темалары Россия үсешенең илкүләм максатлары кысаларында территорияләрне үстерү стратегияләре, үсешкә йөз тоткан бюджетлар, бизнесны үстерү һәм хокукый яклау, дәүләт һәм муниципаль ресурслардан нәтиҗәле файдалану булачак.
Катнашучылар Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе һәм «Киләчәк стратегиясе» Белем бирү проектларына ярдәм фонды тарафыннан эшләнгән кыска вакытлы интенсив укыту программалары сериясен узачак.
Форумның йомгаклау чарасы - Федерация Советында дәүләт хакимияте органнары, җәмәгатьчелек, экспертлар бергәлеге һәм ММЧ вәкилләре катнашында пленар утырыш.
Форумга 2019 елның 7 июненә кадәр аның рәсми сайтында теркәлергә мөмкин: http://tr2019.ru.