"Балалар бакчалары төзелешенә ихтыяҗны фаразлау" Татарстан проекты санлы чишелешләр конкурсының икенче турына уңышлы узды. Ул Казанда "Сәнәгый Россиянең санлы индустриясе" конференциясен үткәрү кысаларында старт алды.
Әлеге проект Татарстан шәһәрләре һәм районнарының якындагы 10 елга, "Электрон балалар бакчасы" һәм "ЗАГС" республика мәгълүмат системаларында тупланган зур мәгълүматлар нигезендә, балалар бакчаларына булган ихтыяҗын фаразлауны һәм бәяләүне күздә тота.
Фаразның тәкъдим ителә торган моделе балалар бакчаларына кабул итүгә агымдагы чират турында мәгълүмат һәм туучылар санын фаразлау мәгълүматларын файдаланачак. Шулай ук һәр балалар бакчасына туры килгән сабыйлар саны турында мәгълүматлар, балалар бакчаларына керү өчен гаризалар саны, Татарстан Республикасында туган балалар саны, репродуктив яшьтәге хатын-кызлар саны һәм башка күрсәткечләр исәпкә алыначак.
Дата-аналитик тарафыннан эшләнгән модель 10 еллык перспективага балалар бакчалары төзелешен дөрес адреслы планлаштыру өчен алгоритм кулланырга мөмкинлек бирәчәк.
Икенче этапта 17 төбәктән барлыгы 30 проект тәкъдим ителәчәк. Приз фонды 1 миллион сумнан башлана.
Конкурсны "Стратегик инициативалар агентлыгы" АКО оештыра. Санлы карарлар конкурсы мәгълүматлар белән эшләүгә нигезләнгән карарларны һәм продуктларны булдыру һәм гамәлгә кертү исәбенә төбәкләрнең социаль-икътисадый бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән.