Татарстан Россия Федерациясе төбәкләре арасында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына бирелгән кредитларның суммар күләме буенча беренче урынны алды. 2019 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча төбәкләр рейтингын "КУЭ корпорациясе" төзегән.
2019 елның өч аенда Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнес субъектларына бирелгән кредитлар күләме 2,5 млрд. сум тәшкил итте. Бизнес үсешенә акча "КУЭ корпорациясе" АҖ, "МСП Банк" АҖ һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы "Татарстан Республикасы Гарантия фонды" коммерциясез оешмасы гарантияләре һәм поручительлеге ярдәмендә җәлеп ителде.
"Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлык өлеше бүген 25,5 процент тәшкил итә. Бу Россиядәге уртача күрсәткечтән югарырак, әмма без беренче чиратта монда үз нәтиҗәләребезгә йөз тотабыз һәм аларны яхшырту буенча чаралар күрәбез. Без ташламалы шартларда барлык мохтаҗ КУЭ субъектларына финанс ярдәме күрсәтергә генә түгел, бу ярдәмне максималь нәтиҗәле итәргә булышучы консультацияләрдә һәм бизнес-планлаштыруда да ярдәм итәргә әзер", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев.
Татарстан Республикасы Гарантия фонды шулай ук КУЭ субъектлары тарафыннан Фондның гарантия ярдәме белән алынган кредит күләме буенча төбәк гарантия оешмалары арасында лидер булды. 2019 елның беренче 3 аенда бу сумма 1 млрд. сумнан артып киткән.