Татарстан Республикасы Хөкүмәте Югары икътисад мәктәбе экспертлары белән берлектә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карады. Эшләнгән тәкъдимнәр илкүләм проектларны һәм Татарстан Республикасының Стратегия-2030 гамәлгә ашыру буенча "юл карталарына" төзәтмәләр керткәндә исәпкә алыначак.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Югары икътисад мәктәбе экспертлары белән берлектә ике көнлек стратегик сессия форматында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен тикшерде. Өстәмә тәкъдимнәр арасында федераль проектлар чараларына һәм гамәлдәге федераль закон нормаларына төзәтмәләр кертү мөмкинлеге карала.
2019 елдан Татарстан Республикасы икътисад һәм социаль өлкәнең өстенлекле өлкәләренә кагылышлы 49 федераль проектны гамәлгә ашыруда катнаша.
Беренче өч елда Татарстан Республикасы территориясендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 44 млрд. сум күләмендә бюджет акчалары юнәлдереләчәк, шул исәптән федераль бюджет акчалары хисабына – 33,4 млрд.сум.
2019 елга Татарстан Республикасында илкүләм проектлар чараларын финанслауның гомуми күләме якынча 20,6 млрд. сум тәшкил итә, шул исәптән федераль бюджет акчалары хисабына – 16 млрд.сум.
Искәртеп үтәбез: шушы көннәрдә 2019-2021 елларга авыл хуҗалыгына ярдәм итү өчен КУЭ илкүләм проекты буенча салынган өстәмә акчалар турында да билгеле булды.
Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев шәрехләгәнчә, өстәмә акчаларны исәпкә алып, 2019-2021 елларга КУЭ илкүләм проекты буенча авыл эшкуарларына гомуми ярдәм күләме 1,097 млрд. сумнан артык тәшкил итәчәк. Шуның 418,8 млн. сумын республика 2019 елда ук алачак, 327,1 млн.сумы - 2020 елга һәм 351,1 млн. сумы 2021 елга салынган.
2019-2021 елларда КУЭ илкүләм проекты буенча федераль бюджеттан республиканы финанслауның гомуми күләме 2 875,4 млн. сумга кадәр арткан.