Хөрмәтле эшкуарлар!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Россия эшкуарлыгы көне - Россия Федерациясендә быел 12 тапкыр билгеләп үтелә торган иң яшь бәйрәмнәренең берсе белән котлыйм.
Бүген без икътисадый киңлекне зур тырышлык һәм үҗәтлек, үз инициативасы һәм югары энтузиазмы белән үзләштерүче кешеләрне хөрмәтлибез.
Кече һәм урта бизнес еш кына базарның гаять рисклы һәм куркыныч тоелган чикләрен ача. Кече бизнес вәкилләре - сәнәгатьтә инновацион процессларның төп генераторлары ул. Кече фирмалар икътисадта монополистлыкны җиңеп чыгып, тармакларны структур үзгәртеп кора.
Сезнең эшчәнлегегез нәтиҗәсендә республикада перспективалы бизнес-проектлар гамәлгә ашырыла һәм яңа эш урыннары булдырыла.
Чын күңелемнән бизнесыгызның чәчәк атуын телим! Тәвәккәл булыгыз, яңа җиңүләргә омтылыгыз, яңа базарларны һәм юнәлешләрне яулагыз!
Без киләчәктә дә сезгә яңа эшкуарлык идеяләрен үстерүдә төрле яклап ярдәм күрсәтергә әзер.
Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, Татарстан һәм Россия иминлеге хакына эшләрегездә уңышлар телим!