Россия Икътисадый үсеш министрлыгы һәм "Эшкуарлык фабрикасы" проекты үз эшеңне булдыру һәм үстерү буенча бизнес-симулятор эшләгән.
Бизнес-симуляторны эшкуарлык компетенцияләре буенча "Үз бизнесыңны булдыр" дип аталган Бөтенроссия турниры кысаларында уйнатырга һәм сынап карарга мөмкин.
Проектта катнашу өчен телефонга App Store һәм Google Play да "Эшкуарлык фабрикасы" кушымтасын күчереп алырга һәм үз виртуаль проектыңны башлап җибәрергә кирәк.
Катнашучыларны ниләр көтә:
- Үз бизнесыңны алып бару өчен инструментлар,
- Чын кыенлык дәрәҗәсе
- Уен вакыйгалары.
Иң яхшы өч уенчы Петербург халыкара икътисадый форумының кейс-турнирында катнашачак.