Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация Татарстанның Алексеевск районы хуҗалыкларында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.
Эш сәфәрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты.
Президент Биләр ("ВЗП Биләр" ҖЧҖ), Коры Көрнәле (НП Алексеевское ) һәм Сахаровка авылларында ("ВЗП Төньяк" АҖ) булды.
Сахаровка авылы янында Президент хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм Алексеевск муниципаль районы җирлекләре башлыклары белән аралашты. Биредә шулай ук район предприятиеләре продукциясенең зур булмаган күргәзмәсе оештырылган иде, анда икмәк-күмәч, кондитер, сөт, казылык продукциясе, эчемлекләр һәм умартачылык продуктлары тәкъдим ителде. "Алексеевск керамикасы" предприятиесе кунакларга заводта җитештерелә торган кирпеч һәм сувенир продукциясе үрнәкләрен тәкъдим итте.
Авыл хуҗалыгы, гадәттәгечә, Татарстанның икътисадый үсешендә төп драйверларның берсе булып тора. Бүген Татарстанда авыл эшкуарларына берничә төрле финанс ярдәме алырга мөмкин. Поручительлекләрдән тыш, аларга грант ярдәме, шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу чыгымнарын каплауга субсидияләр дә бирелә.
2019 ел башыннан "Авылда эшкуарлык" махсус ташламалы программасы ярдәмендә авыл эшкуарлары 50,3 млн. сумга кредитлар җәлеп итә алды.