Фәрит Габделганиев ветераннарны Җиңү көне белән котлады

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында хезмәт ветераннары белән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган очрашу узды.

"Бөек Җиңү үз Ватанын яратучы бердәм, максатка омтылучан халыкның мөмкин булмаганны да эшли алуын исбатлады. Бүген без тормышы бәрабәренә Җиңүгә омтылган, сугышта һәм тылда Ватанын ышанычлы саклаган һәммә кешегә "Рәхмәт" сүзләрен җиткерәбез. Аяз күк йөзе өчен рәхмәт, якты кояш өчен рәхмәт, кешеләрнең йөзләрендәге елмаю өчен рәхмәт. Халкыбыз һәрчак бердәм булсын. Без бергә булганда – бердәм һәм кыю рәвештә алга бара һәм яңа үрләр яулый алабыз”, - диде сәламләү сүзендә икътисад министры Фәрит Габделганиев.

Озак еллар фидакарь хезмәтләре һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен, Гулько Лидия Константиновна, Ветераннар советы рәисе Голицына Людмила Александровна һәм Ахунова Рәшидә Каюм кызы икътисад министры рәхмәтләренә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International