Яшь галимнәргә Президент премиясе биреләчәк

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Яшь галимнәр өчен фән һәм инновацияләр өлкәсендә Россия Федерациясе Президенты премиясен алуга гаризалар кабул итү башланды.

Премия алырга фәнни, педагогик хезмәткәрләр, аспирантлар һәм докторантлар, төрле тармак белгечләре тәкъдим ителә ала. Финанс ярдәме табигый, техник һәм гуманитар фәннәр үсешенә зур өлеш керткән фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, икътисадның һәм социаль өлкәнең инновацион үсешен, илнең оборона сәләтен ныгытуны тәэмин итә торган яңа техника һәм прогрессив технологияләр үрнәкләрен эшләгән өчен күрсәтеләчәк.

Агымдагы премия циклыннан башлап премия күләме 5 миллион сум тәшкил итәчәк.

Татарстан Икътисад министрлыгы республиканың яшь галимнәренә консультация ярдәме күрсәтергә әзер. Гариза тутыру сораулары буенча инновацион эшчәнлек бүлегенә шушы телефон аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин: (843) 524-90-37

Конкурс турында мәгълүмат Россия фәнни фонды сайтында урнаштырылган: https://grant.rscf.ru/awards/.

Премияне алуга документлар 15 октябрьгә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International