Чаллыда яшь эшкуарлар өчен бәйге

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

21 майда Чаллы шәһәрендә сигезенче тапкыр "Заман" яшьләр үзәге каршындагы эш башлап килүче эшкуарлар ассоциациясе тарафыннан Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Икътисадый үсеш һәм эшкуарлыкка ярдәм итү идарәсе белән берлектә оештырылган "Автокаланың яшь эшкуары" конкурсы уздырыла.

Бәйге уздырылган дәвердә анда 83тән артык яшь эшкуар катнашты.

Конкурсның төп максаты - яшьләр мохитендә нәтиҗәле тормыш стратегиясе буларак эшкуарлыкны популярлаштыру. Конкурста катнашырга 18-35 яшьлек, эшкуарлык эшчәнлеген планлаштыручы яисә эшкуарлар булган яшьләр чакырыла.

Җиңүчеләр берничә номинациядә ачыкланачак: "Автокаланың яшь эшкуары", "Уңышлы старт", "Инновацияле бизнес", "Ел ачышы" һәм "Социаль эшкуарлык".

Гаризалар 10 майга кадәр chelnyanp@gmail.com почтасы аша кабул ителә.

Тулырак мәгълүматны 8-951-068-00-77 телефоны аша алырга була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International