Министрлар Кабинеты Җитештерүчеләргә ярдәм системасы регламентын раслады

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Татарстан җитештерүчеләре продукциясен алга этәрү системасы регламенты расланды. Икътисад министрлыгында эшләнгән система эшкуарларга яңа инвестицион юнәлешләрне билгеләргә, җитештерүне үстерергә һәм яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Татарстан Республикасында җитештерелә торган продукцияне алга этәрү белән идарә итү системасында катнашучыларның үзара хезмәттәшлеге регламентын раслады. Системаны оештыру һәм эшләтү өчен җаваплы итеп Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы билгеләнде.

Инструмент эшенең максаты - яңа производстволар булдыру һәм гамәлдәгеләрен үстерү, шулай ук яңа инвестиция юнәлешләрен билгеләү аша өстәмә эш урыннары булдыру.

"Система эшендә Икътисад министрлыгының төп бурычлары - продукцияне сату һәм сатып алу динамикасын анализлау, җитештерүне локальләштерү мөмкинлекләрен бәяләү һәм әлеге мәгълүматлар нигезендә яңа производстволар һәм эш урыннары булдыру буенча тәкъдимнәр формалаштыру. Якын арада эшкуарларның без эшләгән яңа инструментның файдасын бәяли алачагына өметләнәбез", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев.

Татарстан җитештерүчеләренең продукциясен алга этәрү системасы җитештерүчеләрне базарның планлаштырылган ихтыяҗлары турында тулы һәм даими рәвештә яңартылган мәгълүмат белән тәэмин итәргә ярдәм итәчәк. Анда сатып алу модуле, хисап, аналитик, мәгълүмат һәм башка ресурслар, Татарстанда җитештерелә торган һәм кулланыла торган продукция реестрлары, җитештерү күләмнәре, номенклатурасы һәм тауарлар, эшләр һәм хезмәтләр сатып алу күләмнәре турында мәгълүматлар тәкъдим ителәчәк.

Ихтыяҗларның исемлеге республика сатып алына торган продукция турында мәгълүмат нигезендә формалашачак. Татарстан эшкуарларына әлеге мәгълүматларны "Биржа мәйданчыгы" платформасында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International