Инновацион проектлар конкурсына заявкалар ачык

2019 елның 29 марты, җомга

Татарстан Республикасы кече инновацион предприятиеләре "СТАРТ" программасы буенча конкурста катнашырга чакырыла.

Заявкаларны 17 июньгә кадәр Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм фонды кабул итә.

Катнашуның төп шарты - башлангыч үсеш стадиясендәге һәм саллы коммерцияләштерү потенциалына ия булган үз фәнни-техник һәм технологик тикшеренүләр нәтиҗәләрен кулланып, яңа тауар, эшләнмә, технология яки хезмәт эшләү һәм җитештерүне үзләштерү.  Проектлар медицинада, санлы, химик технологияләрдә яки ресурслар саклаучы энергетикада гамәлгә ашырылырга мөмкин.

Фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен үткәрүгә Инновацияләргә ярдәм фонды финанс ярдәме күрсәтәчәк. "СТАРТ-1" программасы кысаларында – 2 миллион сумгача, “СТАРТ-2” программасы кысаларында - 100% финанслашкан очракта, 3 миллион сумгача, "СТАРТ-3" кысаларында 100% финанслашкан очракта, 4 миллион сумгача грант алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International