Красноярскта икътисад форумы старт алды. Чарада Татарстан Республикасы делегациясе катнаша, аның составына икътисад министры урынбасары Олег Пелевин керде.
Форумның беренче көнендә "Буын-2030" яшьләр мәйданчыгы эшләде. Анда бөтен илдән шәһәрләрне төзекләндерү идеясе белән берләшкән яшь архитекторлар, урбанистлар, дизайнерлар, төзүчеләр, мәдәният белгечләре актив катнашты. Алар уңайлы мохит үсешенең универсаль концепциясе, киләчәк шәһәре моделен төзү өчен хакимият вәкилләре, эшкуарлар һәм инициатив яшьләрнең үзара хезмәттәшлек ысуллары хакында фикер алышты.