120 территориаль иҗтимагый үзидарә гомуми 50 миллион сумлык грантлар алачак. Финанс чаралары республика конкурсы нәтиҗәләре буенча бүленде. Комиссия утырышында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев катнашты.
Иң күп санда грантларны Чаллы территориаль иҗтимагый үзидарәсе отты. Финанс ярдәменең гомуми суммасы 9,5 миллион сум тәшкил итте. Казан территориаль иҗтимагый үзидарәләре - 8,4 миллион, Түбән Каманыкылар - 6,5 миллион, Әлмәтнекеләр 5,1 миллион алды.
Әлеге бәйге ел саен уздырыла. Оештыручы - "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы" ассоциациясе.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте