"Экспортер" кредит программасы буенча Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнесы 5 миллион сумгача акча алырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды аша экспорт эшчәнлеге белән шөгыльләнүче предприятиеләргә һәръяклы ярдәм күрсәтә. Кече һәм урта эшкуарлыкка финанс ярдәме инструментларының берсе - "Экспортер" программасы. Анда катнашучылар экспорт контракты төзү мизгеленә Үзәк банк курсы буенча 60 000 доллардан ким булмаган суммага экспорт контрактын күрсәткән очракта - 100 000нән 3 000 000 сумгача, ә 100 000 доллардан ким булмаган суммага экспорт контракты булган очракта 3 000 000нан 5 000 000 сумгача акча алырга мөмкин. Кредит 5% еллык ставка белән 3 айдан 3 елгача бирелә.
"Атна саен мин муниципаль эшкуарлар белән очрашуларга барам, анда һәркем үз тәкъдимен яңгырата, бизнесын үстерүдәге киртәләр хакында сөйли ала. Без барлык шушы шәрехләрне исәпкә алабыз һәм комплекслы ярдәм чаралары аша алрны хәл итү ысулларын тәкъдим итәбез. Экспортерларга финанс ярдәме - безнең эшкуарлар мохтаҗ булган инструмент ул. Ул Татарстан икътисады өчен экспорт кебек мөһим юнәлешне үстерүдә чын нәтиҗәсен бирер дип ышанабыз", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды Айдар Салихов.
Искәртеп үтәбез, кече һәм урта эшкуарлыкка барлык актуаль ярдәм чаралары буенча консультацияләрне бизнес өчен КФҮдә алырга һәм шунда ук кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү өчен кредит рәсмиләштерергә мөмкин.
Эшкуарлыкка ярдәм фонды - эшчәнлеге комплекслы алым нигезендә корылган коммерциясез оешма, ул үз эченә бизнеска ярдәмнең займнар бирү, эшкуарларга республика һәм федераль ярдәм чараларын күрсәтү буенча консультацияләр һәм мәгълүмет бирү, укыту һәм проектларны озата бару кебек юнәлешләрен ала. Шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектларын үстерү һәм аларга ярдәмнең төбәк программаларын гамәлгә ашыру белән бәйле башка төр хезмәтләр күрсәтә.