Түбән Камада социаль өлкәне һәм коммерциясез оешмаларны үстерү мәсьәләләре каралды

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Түбән Камада коммерциясез оешмалар өчен ике укыту чарасы узды: "Фандрайзинг һәм КО проект эшчәнлеге" һәм "ГРАНТЛАР-ТР" мәгълүмат-укыту курсы. Чараларны Социаль өлкә инновацияләре үзәге җитәкчесе Антон Дыганов үткәрде.

Очрашуда катнашучылар социаль проект һәм конкурска заявкалар әзерләү, дәүләти (муниципаль) һәм дәүләтнеке булмаган коммерциясез оешмаларның хезмәттәшлеге, ресурсларны берләштерү, яңа КО булдыру, яшьләр проектларын һәм берләшмәләрне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышты. 

Мондый чараларны Социаль өлкә инновацияләре үзәге республика районнарында даими нигездә үткәрә. Семинарлар Арчада, Чистайда, Балык Бистәсендә узды инде.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International