"Перспектива" СЮ КО ярдәм итүнең ресурс үзәге 2018 елга йомгак ясады

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Чаллыда "Перспектива" СЮ КО ярдәм итүнең ресурс үзәге Күзәтчелек советы утырышы узды.

Үзәк җитәкчесе, республиканың Иҗтимагый палатсы әгъзасы Гөлнар Шаһиева 2018 ел өчен нәтиҗәләр чыгарды һәм 2019 елга планнарны белдерде. Агымдагы елда Үзәк Татарстанның Кама аръягы икътисадый зонасы территориясендә коммерциясез оешмаларга консультация хезмәтләре күрсәтергә,  яшьләр берләшмәләрен һәм хәрәкәтләрен, инициатив гражданнарның һәм бергәлекләрнең социаль проектларын КО сыйфатында теркәргә ниятли. Коммерциясез оешмаларның проект эшчәнлеге һәм аларның конкурс һәм грант программаларында катнашуы, КОның һөнәри эшчәнлеген үстерү буенча эш көчәйтеләчәк.

Социаль өлкә инновацияләре үзәге һәм Казан федераль университеты белән берлектә "Перспектва" АКО ноябрьдә "Социаль ярминкә" I Республика хәйрия фестивале уздыра.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International