2019 елның 26 мартында Балык Бистәсе муниципаль районында "Бердәм Россия" көне кысаларында "Балык Бистәсе муниципаль районында коммерциясез оешмаларны үстерү" темасына түгәрәк өстәл узды.
Түгәрәк өстәлнең модераторы - Социаль өлкә инновацияләре үзәге (СЮ КОга ярдәм итүнең ресурс үзәге) әйдәп баручы белгече Билалова Ләйсән. Чарада коммерциясез оешма вәкилләре, шулай ук социаль инициативаларны гамәлгә ашыручы һәм социаль юнәлештәге коммерциясез оешма төзергә теләгән гражданнар катнашты.
Түгәрәк өстәлне "Татарстан - Яңа гасыр" Республика иҗтимагый хәрәкәтенең башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова ачты, ул иҗтимагый хәрәкәтнең проектлары, шул исәптән Балык Бистәсе районының коммерциясез оешмалары вәкилләре өчен ярдәм чаралары алу мөмкинлеге булган "КО ресурс үзәге" проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Түгәрәк өстәлдә КО үстерү, гражданнарның социаль инициативаларын гамәлгә ашыру һәм районның социаль проблемаларын хәл итү өчен яңа КО төзү мәсьәләләре каралды. Түгәрәк өстәлдә катнашучыларга шулай ук Социаль өлкә инновацияләре үзәге күрсәтә алган ярдәм чаралары хакында сөйләделәр.