Татарстанда авыл җирлекләренә һәм шәһәр төрендәге бистә нигезендә барлыкка килгән, республиканың административ үзәге булмаган шәһәр җирлекләренә грантлар бирүгә конкурс озайтыла. Тиешле карар конкурсны үткәрү буенча комитет утырышында кабул ителде. Чарада Татарстан икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев катнашты.
Катнашуга гаризаларның 5 апрельгә кадәр кабул ителәчәге билгеләп үтелде. Хатка мәгълүмат картасын кушымта итеп бирү зарур.
Конкурска йомгак 17 апрельдә ясалачак. Иң югары бәяләр алган катнашучылар җиңүче дип танылачак. Аларга турыдан-туры тормыш тәэмин итү объектларының матди-техник базасын ныгытуга, социаль инфраструктура объектлары белән җиһазландыруга һәм торак пунктларны тышкы төзекләндерүгә, башка социаль әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән грантлар биреләчәк.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте