Авыл эшкуарларына дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләделәр

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

Татарстанның Балык Бистәсе, Кама Тамагы, Әлмәт һәм Биектау районнарында эшкуарлык бергәлеге белән күчмә киңәшмәләр узды. Чараны республиканың Икътисад министрлыгы, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре үткәрде.

Очрашуда авыл хуҗалыгы өлкәсендге эшкуарлар кече һәм урта бизнесны үстерүгә ярдәм буенча гамәлдәге чараларны өйрәнде. "Эшкуарлар өчен финанс, мөлкәти, консультацион һәм укыту юнәлешендә ярдәм каралган. Бүген 5 миллион сумгача отышлы микрозаем алырга, ташламалы җиһаз лизингы программасында, сатып алуларда, укыту семинарларында катнашырга була", - дип хәбәр итте кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм институтларын үстерү бүлеге мөдире урынбасары Гөлназ Ситдыйкова.

Очрашу нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы өлкәсендә яңа проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International